Алар тасмалар белән бергә аларны дөрес кию буенча инструкцияле белешмәлекләр дә тарата.
«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсенең «Яшь гвардия» әгъзалары тарафдарлар советы рәисе Ольга Пакшина белән берлектә шәһәр урамнарында Георгий тасмалары таратуны оештырды. Алар шулай ук халыкка аларны дөрес тагып йөрү буенча инструкцияле белешмәлекләр тапшыралар. Һәр кеше яшь гвардиячеләрне шатланып каршы ала, белешмәлекләр өчен дә рәхмәт белдерә, чөнки Георгий тасмасын дөрес тагып йөрү дә мөһим.
“Георгий тасмасы Бөек Ватан сугышында халкыбызның батырлыгы һәм ныклыгы символы. Акция кысаларында чаралар дәвам итәчәк”, - дип билгеләп үтте “Яшь Гвардия"нең җирле бүлеге җитәкчесе Резеда Елауркина