Нурлатта Үзбәкстан Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча референдумда вакытыннан алда тавыш бирү узды

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

Күчмә сайлау участогы Нурлат шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында оештырылды.

Биредә Нурлат, Чирмешән һәм Аксубай районнарында яшәүче Үзбәкстан гражданнары туган илләре Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында референдумда катнаштылар. Барлыгы 70ләп кеше тавыш бирде.

 

"Үзбәкстанның Казандагы Генераль консуллыгы базасында 34нче сайлау участогы булдырылды. Ул Идел буе федераль округының 14 төбәгенә хезмәт күрсәтә. Аларның 9ында без вакытыннан алда тавыш бирәбез, Үзбәкстан Республикасы Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гражданнарыбыз өчен күчмә комиссияләр оештырабыз. Һәркемнең, шул исәптән чит илдә яшәүчеләрнең дә тавышын исәпкә алу мөһим. Алар үз илләренең үсешенә өлеш кертә алачаклар», – диде Үзбәкстанның Казандагы Генераль Консуллыгының беренче секретаре Азизбек Разаков.

"Нурлатта тавыш бирү өчен барысы да әзер. Без тавыш бирү тыныч, хокук бозуларсыз узсын өчен, Үзбәкстан Республикасының һәр гражданы үз тавышын бирә алсын өчен бар көчебезне куябыз. Чирмешән һәм Аксубай районнары сайлаучылары өчен чәй эчү, концерт программасы оештырылган", - дип аңлатма бирде район башлыгы урынбасары Линар Маняпов.

Жумабаевлар беренчеләрдән булып тавыш бирүгә килделәр. Менә инде 15 ел алар Якты Күл авылында яшиләр, кош-корт  үрчетү белән шөгыльләнәләр.

"Без ватаныбыздан ерак яшәсәк тә, ватандашларыбызның тормышын яхшыртуга үз өлешебезне кертә алабыз. Ике ел элек шулай ук Үзбәкстан Президентын сайлауда катнаштык, бүген Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча үз позициябезне белдерәбез. Нурлатта тавыш бирү оештырылуына бик шатмын», - дип белдерде үз фикерен Арзыгөл Юлдашевна.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International