25 апрельдән 3 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә «Автобус» оператив-профилактик чарасы үткәреләчәк.
Чара пассажир транспортын тикшерүгә юнәлдереләчәк. Әлеге операция пассажир транспорты катнашында аварияләрне кисәтү, булдырмау һәм киметү максатыннан үткәрелә.
“Юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендәге җитешсезлекләрне ачыклау барышында гаепле затлар гамәлдәге законнар нигезендә административ җаваплылыкка тартылачак", – дип билгеләп үтелә ЮХИДИ идарәсендә.