Бүген, 25 апрельдә, язгы чакырылыш барышында беренче егетләрне хәрби хезмәткә озату булды.
Иртә таңнан нурлатлылар Россия Кораллы көчләрендә хезмәт итү өчен сигез чакырылучыны Казанга җыен пунктына озатты.
Юлга кузгалыр алдыннан аларга Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы хәрби комиссары Заһир Абдуллин мөрәҗәгать итте. Ул егетләрне лаеклы, намуслы хезмәт үтәргә өндәде, аларга уңышлар теләде.
Булачак Ватан сакчыларын туганнары һәм якыннары белән бергә озатырга шулай ук Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Румия Фәтхетдинова, Мамык, Бикүле һәм Иске Әлмәт авыл җирлекләре башлыклары килде.