Бүген шәһәр Мәдәният сараенда җирле үзидарә көне уңаеннан тантаналы чара узды. Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин җылы котлау сүзләре һәм изге теләкләр белән мөрәҗәгать итте.
"Бүген барлык җирле үзидарә органнарына рәхмәт белдерәм. Иң элек авыл башлыкларына рәхмәт әйтәсем килә. Сез кешеләр белән көн саен эшлисез. Бу бик зур эш, бик күләмле эш. Ләкин, икенче яктан, бүген мөмкинлекләр бик күп-программалар эшли, грантлар бар. Без авылларның ничек үзгәрүен күрәбез. Без Сезгә уңышлар телибез һәм һәрнәрсәдә ярдәм итәчәкбез. Сезгә сабырлык телим, барысы да уңышлы булсын», - диде Алмаз Сәлимович.
Алмаз Әхмәтшин җирле үзидарәнең алдынгы хезмәткәрләренә, ветераннарга, шулай ук төрле конкурсларда җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. 2022 ел йомгаклары буенча эшчәнлек нәтиҗәлелеген бәяләү нәтиҗәләре буенча районның иң яхшы авыл җирлекләре булып Яңа Иглай, Киекле һәм Бикүле авыл җирлекләре танылды. Әлеге авыл җирлекләре башлыклары 300, 200 һәм 100 мең сумлык сертификатларга лаек булды. Дипломнар шулай ук «Татарстан Республикасының иң яхшы иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңүчеләргә тапшырылды. Биредә Нурлат районы башлыгы «Созвездие» «Йолдызлык» республика фестивале җиңүчеләрен – «Эсперанса» эстрада бию ансамблен һәм аларның җитәкчесен җиңү белән котлады.
Бүләкләр барлык ветераннарга да тапшырылды. Чара концерт белән тәмамланды.