Казанда съезд өч көн дәвамында узачак.
Аның эшендә ТР районнарыннан, РФнең 53 төбәгеннән, ерак һәм якын чит илләрдән килгән 500 делегат белән бергә нурлатлылар – Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе Гөлия Галәмова да катнаша.
Бүген, 24 апрельдә, «Корстон»да пленар утырыш уза. Шулай ук биредә халык-сәнгать кәсепләре һәм кул эшләнмәләре сәнгате күргәзмәләре тәкъдим ителә, кич белән «Сөембикә» журналының 110 еллыгына багышланган тантаналы чара узачак.
Алдагы көннәр программасы да кызыклы. Делегатлар "Бала-Сити", "АЛТА скул" мәктәпләре, Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр Институты эшчәнлеге белән танышачак, дискуссия мәйданчыклары эше оештырылачак. "Адымнар" полилингваль белем бирү комплексында "Калфак туе"чарасы узачак. Съезда катнашучылар Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында«Нур» Уфа дәүләт татар театры куйган З.Кадыйрова пьесасы буенча «Фатыйма» спектаклен күрәчәк. 26 апрельдә делегатлар Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашачак.