Нурлатта район предприятиеләре, оешмалары җитәкчеләре катнашында киңәйтелгән планерка узды

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

Традиция буенча, планеркада хәзерге вакытта актуаль булган берничә мәсьәлә каралды, нәтиҗәләр ясалды һәм перспективага планнар турында фикер алыштылар.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радик Гыйниятуллин санитар-экологик икеайлыкның барышы турында хәбәр итте. Аның Нурлат шәһәре территориясен төзекләндерү һәм яшелләндерү турындагы докладын төзекләндерү һәм шәһәр хуҗалыгы бүлеге башлыгы Рөстәм Вәлиев тулыландырды.

Планеркада районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Шәрәфетдинов чыгыш ясады, ул язгы кыр эшләренең барышы турында сөйләде. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Ольга Медникова май-июнь айларында бәйрәм чараларына әзерлек барышы белән таныштырды. Район авылларында Сабантуй милли бәйрәме 10 июньдә, шәһәрдә 11 июньдә узачак.

Нурлат һәм Аксубай районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Альмарис Талипов янгынга каршы режим кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерде.

Монда УК «Татспецтранспор оешмасының Нурлат УТТсы начальнигы Алексей Федоров предприятие эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде.

Планерка ахырында район Бшлыгы урынбасары Линар Маняпов 2022 ел йомгаклары буенча авыл җирлекләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү нәтиҗәләрен игълан итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International