Николай Липатов Нурлат шәһәре Советы Рәисе урынбасары итеп билгеләнде

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

Бүген Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Советларының чираттагы сессиясе узды.

Депутатлар Совет рәисе Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә берничә мөһим мәсьәләне карады.

Районның финанс-бюджет палатасы рәисе Лилия Исмәгыйлова Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре бюджетының 2022 елда үтәлеше турында хәбәр итте. Биредә шәһәр һәм район бюджетына кагылышлы башка мәсьәләләр дә каралды.

Депутатлар бертавыштан Нурлат муниципаль районы Нурлат шәһәре Советы Рәисе урынбасары вазифасыннан Владимир Кашкаровны аның шәхси гаризасы нигезендә азат итү өчен тавыш бирде. Район һәм шәһәр Советы рәисе Алмаз Әхмәтшин Владимир Кашкаровка район файдасына озак еллар нәтиҗәле эшләве өчен рәхмәт белдерде һәм истәлекле бүләк тапшырды. Монда ук депутатлар Владимир Кашкаровка «Нурлат шәһәренең Мактаулы гражданины»исемен бирү өчен тавыш бирделәр.

Бүгенге көннән шәһәр Советы Рәисе урынбасары итеп Николай Липатов билгеләнде. Ул бу вазыйфаны үзенең төп хезмәт вазыйфалары белән беррәттән алып барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International