Азнакай шәһәрендә СССР Кораллы Көчләренең хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Альберт Шәйхетдинов истәлегенә багышланган бокс буенча республика турниры узды.
22-23 апрельдә Азнакай шәһәренең «Чатыр-тау Арена» спорт комплексында Татарстанның, Башкортостанның һәм Оренбург өлкәсенең 11 районыннан 108 яшь боксер катнашында бокс буенча XXXII республика турниры узды.
Нәтиҗәдә, Адель Гыймадеев, Эмиль Гыйльманов һәм Кирилл Иванов пьедесталның югары баскычына күтәрелделәр, Рамазан Низамов икенче урынны алды. Спортчылар тренер Олег Власенко җитәкчелегендә «Фанат» клубында шөгыльләнә.