Нурлат районы укучылары татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадада катнаша

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

Олимпиада Казан шәһәренең "Байтик" балалар лагере базасында уза.

Нурлат районының 7 укучысы-Руфинә Гайнетдинова, Әлфинә Хисамова, Рузинә Сабирова, Зөһрә Зәйдуллина (Колбай-Мараса мәктәбе), Сөмбел Шәяхметова, Алсу Морадыймова (Нурлат шәһәренең 4нче мәктәбе) һәм Ясминә Газизова (Нурлат гимназиясе) бу көннәрдә татар теле һәм әдәбияты буенча X Халыкара олимпиадада катнаша. Алар -республика олимпиадалары җиңүчеләре һәм призерлары. Моңа кадәр барысы да сайлап алу этабын узган, анда кирәкле санда балл җыйганнар.

Катнашучылар билгеләп үткәнчә, олимпиада программасы бай. Чараны ачу тантанасы К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узган. Теоретик биремнәрне үтәүдән тыш, алар "ЮНЕСКО – мирас сагында" проектларын яклыйлар. Шулай ук бу көннәрдә төрле чаралар – экскурсияләр, очрашулар, тематик кичәләр планлаштырылган. Чара Туган тел форумы белән тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International