Бүген бөтен ил буенча шимбә өмәсе үтте.
Аңа нурлатлылар да кушылды. "Кондырча"паркында эш кайнап торды.
Бүген Нурлат районы Башкарма комитетының барлык бүлекләре, "Мирас"МБУ хезмәткәрләре өмәдә җиң сызганып тырышып эшләде.
Һава торышы җылы кояшы белән сөендермәсә дә, шимбә өмәсенә барысы да яхшы кәеф белән килделәр.