Бүген бу сезонда соңгы язгы ярминкәләр уза.
Бүген Нурлатта фермер, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр катнашында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза. Кооператив урамында урнашкан сәүдә мәйданчыгында авыл халкы үз хуҗалыкларыннан яңа продукция тәкъдим итте, үсентеләр, орлыклар кебек сезонлы товарлар да бар...
Шулай ук Нурлат авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре республика башкаласындагы ярминкәдә дә катнаша. Биредә фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, авыл җирлекләре, кооперативлар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре Казан халкына ит, сөт продуктлары, яшелчәләр, икмәк, бал һәм башка күп төрле продукция тәкъдим итә. Шәһәрлеләр Фәйзуллиннар теплицасында үстерелгән яңа өзеп алынган кыярларны да теләп сатып алалар.