Барлык мөселман гаиләләрендә дә бу традиция саклана.
Гаилә башлыгы, 88 яшьлек Минвәли Хөснетдинов бу көнне Нурлат шәһәренең үзәк мәчетендә бәйрәм намазына укый. Ул монда көн саен биш тапкыр намазга йөри. Ә хатыны Зәйнәп, бу көнне барлык мөселман хатыннары кебек үк, кайнар коймаклар һәм юмарт өстәл белән иренең мәчеттән кайтуын көтә.
Менә Ураза бәйрәме көнендә, Минвәли ага иман йортында гыйбадәт кылганнан соң, бәйрәмне гаиләсе белән өендә дәвам итте. Зәйнәп ханым үзе дә гомер буе диндә, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлаган, 20 ел хатын-кызларга дин нигезләрен укыткан.
"Ураза бәйрәме-Исламның бөек бәйрәмнәренең берсе. Бу безнең өчен бик бәхетле көн. Олы яшьтә булсам да, мәчеткә йөри алам. Рамазан аеның 29 көнендә җәмәгать тәрәвих-намазына йөри, вәгазьләр тыңлый. Минем шатлыгымны сүзләр белән җиткереп кенә бетерерлек түгел», - дип уртаклашты Минвәли Хөснетдинов.
Традиция буенча, Ураза бәйрәме көнендә мөселманнар мәчеттән соң бәйрәмне гаилә һәм якыннары арасында билгеләп үтәләр. Моннан тыш, мөселманнарда бер-берсенә кунакка йөрү гадәти хәл. Бу көнне үк дин тотучылар вафат булган туганнарының каберләренә баралар. Ураза бәйрәмендә балаларга бүләкләр бирү дә күркәм күренеш.