Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин барлык мөселманнарны бәйрәм белән котлады.
Владимир Путин үзенең мөрәҗәгатендә билгеләп үткәнчә, бу – бөтен дөньяда яшәүче мөселманнарның аеруча ихтирам итә торган, изге Рамазан аеның тәмамлануын искәртә торган бәйрәм, ул югары рухи мәгънәгә ия, кешеләрнең әхлакый яктан камиллеккә, шәфкатьлелеккә омтылышын гәүдәләндерә.
«Илебездә ислам динен тотучыларның күп гасырлык тарихи, дини, мәдәни традицияләргә олы хөрмәт белән каравын, аларны яшьләр арасында да җәелдерүен зур канәгатьлек хисе белән билгеләп үтәсем килә. Мөселман өммәтенең тормышы игелекле эшләр һәм башлангычлар белән тулы.
Аның дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлеге актив үсеш ала, мәгариф, мәгърифәтчелек, хәйрия инициативаларына армый - талмый игътибар бирелә», - диде Россия Президенты.
Путин үзенең мөрәҗәгатендә шулай ук бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасындагы мөселман хәрбиләренең бердәмлеген һәм рухи көчен билгеләп үтте.
"Бүген махсус хәрби операция барышында мөселман сугышчылары сугышчан иптәшләре белән бергә Россияне яклыйлар, сугышларда батырлык һәм үзара ярдәм күрсәтәләр», - дип ассызыклады дәүләт башлыгы.
Ахырда президент мөселман оешмаларының Милләтара һәм динара диалогны саклауга, үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүгә керткән өлешләрен билгеләп үтте һәм барысына да сәламәтлек, уңышлар һәм иң изге теләкләр теләде.
Чыганак: https://web.tlgrm.app/#-1190573564