Нурлатлылар Ураза бәйрәмен зурлап билгеләп үтәчәк

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Ураза бәйрәме хөрмәтенә шәһәрнең "Спорт" паркында балалар һәм барлык теләүчеләр катнашында изге Рамазан ае тәмамлануга багышланган чаралар узачак.

Башлану вакыты- сәгать 9.00да.

Нурлатлыларны түбәндәге чаралар көтә:

- бәйрәмне ачу тантанасы;

Коръән укучылар бәйгесе;

ислам нигезләре буенча викторина;

- спорт уеннары.

Чара барышында бәйрәм кунакларын кайнар пылау белән сыйлаячаклар. Батутлар, кафелар эшләячәк, туңдырма, шикәрле мамык, попкорн сату оештырылачак.

0+

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International