Нурлат шәһәренең "Чык тамчысы" балалар бакчасында “Авыл утырмалары” узды

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Рус халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм традицияләренә багышланган чара балалар бакчасының әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре катнашында узды.

Бу бәйрәмгә балалар бакчасының музыка залында халык көнкүрешенең төп элементлары булган рус йортының интерьерын ясаганнар, мич, самавыр куйганнар һ. б.

Чара барышында балалар рус милли костюмнарында халык җырларын, такмаклар, биюләр башкарды, күңелле уеннарда катнашты. Бәйрәм кунаклары, шәһәрнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре дә, мондый чараны оештыруга сокланып калдылар.

Бәйрәм ахырында барысы бергәләп рус милли ризыклары – кайнар коймак һәм камыр ризыклары белән сыйланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International