«Эсперанса» эстрада биюләре ансамбле «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә 1нче урынны яулады

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Кичә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Созвездие-Йолдызлык» XXIII ачык республика яшьләр фестиваленең йомгаклау гала-концерты узды.

Безнең районның «Эсперанса» эстрада биюләре ансамбле «Созвездие-Йолдызлык» XXIII ачык республика яшьләр эстрада сәнгате фестивале җиңүчеләре булды.

Җиңүчеләргә бүләкне премьер-министр Алексей Песошин тапшырды.

Талантлы кызларыбызны һәм аларның җитәкчесе Ольга Ильинаны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!

2023 елда «Созвездие – Йолдызлык» фестивалендә 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге 60 меңнән артык бала катнашты. Зона турларында 16,4 мең конкурсант чыгыш ясады, шуларның 5,5 меңе сайлап алу турларында җиңүче булды һәм суперфиналга үтте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International