Ике атналык ялга кайткан мобилизацияләнгән нурлатлылар кире юлга кузгалалар.
Чөнки алар хәзер фронтта кирәклекләрен беләләр. Өйгә кайткач, аларның тыллары ышанычлы булуына инанганнар, ә иң мөһиме – гаиләләре һәм якыннары кайгыртучанлык һәм игътибар белән әйләндереп алган, волонтерлар бер мизгелгә дә үз эшчәнлекләрен туктатмыйлар, яшьләр якташларының батырлыгы белән горурланалар һәм алардан үрнәк алалар – хәрби хезмәт үтү турында контракт төзиләр.
Шәһәрнең хәрби комиссариатында хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта 12 Нурлатлы контракт буенча хезмәт итәргә теләк белдергән.
Нурлат муниципаль районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Линар Маняпов:
- Бүген бөтен республика буенча, аерым алганда, безнең районда да контракт хезмәтенә гражданнарны җәлеп итү буенча актив эш бара. Күпләр контракт буенча хезмәт итәргә тели. Мин чыннан да, үзләрен бик лаеклы тоткан һәм контракт буенча хезмәт итәргә әзер булган ир-атларыбызга рәхмәтлемен. Аларга ташламалар бик күп, без аларга медицина комиссиясен үтәргә ярдәм итәбез. Шуннан соң аларны оештырылган рәвештә Татвоенкоматка алып барабыз, анда алар әңгәмә узалар, монда аларга нинди ташламалар, хокуклар, өстенлекләр барлыгын аңлаталар, һәм алар инде конкрет карар кабул итәләр.
Эш тәртип буенча оештырылган, үз гомерләрен контракт белән бәйләргә теләүчеләрнең бернинди проблемалары, аңлашылмаучанлыгы юк. Әлбәттә, социаль челтәрләрдә дә, газетада да, телевидениедә дә күп мәгълүмат бар, әмма без шәхси очрашуда да һәркемгә үзебездән ишетергә теләгән һәр нәрсәне аңлатырга әзер.
Минемчә, үз тормышларын хәрби эш белән бәйләргә теләгән батыр һәм каһарман гражданнар тагын да күбрәк булачак. Контракт бер елга, өч елга яки биш елга төзелергә мөмкин. Эш дәвам итәчәк.
Контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр аңлатмалар сорап район Советына да, Башкарма комитетка да, хәрби комиссариатка да мөрәҗәгать итә ала.
Линар Нурисламович әйтүенчә, безнең әңгәмә көнендә аларга 5-6 кеше мөрәҗәгать иткән, хәзер алар медицина комиссиясен үтәләр. Нурлат ягы үз Ватанының беренче чакыруы буенча аны якларга әзер булган патриотлары белән горурлана ала.