Нурлатта Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына район газетасына язылу бүләк ителде

2023 елның 19 апреле, чәршәмбе

Сугышта катнашучыларга мондый бүләкне «Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Татарстан Республика иҗтимагый оешмасының Нурлат район бүлеге»җирле иҗтимагый оешмасы әгъзалары ясады.  

Нурлатта 78нче данлы Җиңү көнен 5 Бөек Ватан сугышында катнашучы каршы ала. Алар-Нурлаттан Александр Петрович Лебедев, Антонина Андреевна Агапова, Чулпан авылыннан Каим Сәмигуллович Сәмигуллин, Яңа Әмзәдән Мөбарәкҗан Галимович Фәссахов һәм Якушкино авылыннан Алексей Николаевич Дмитриев. Җиңү бәйрәме алдыннан нурлатлылар ветераннарга хөрмәт, рәхмәт һәм ихтирам күрсәтәләр, шулай ук бүләкләр тапшыралар. Шушы көннәрдә «Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Татарстан Республика иҗтимагый оешмасының Нурлат район бүлеге» җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Ришат Сафиуллин оешма әгъзалары исеменнән ветераннарга 2023 елның икенче яртыеллыгына «Дуслык», «Дружба», «Туслах» район газетасына әбүнә бүләк итте, бу хөрмәтле ветераннар өчен күңелле бүләк булды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International