Бу җомгада, 21 апрельдә, Ураза бәйрәме узачак. Ул шәһәр һәм авыл мәчетләрендә сәгать 3.00тә иртәнге намаздан башланачак.
Аннары вәгазьләр, Коръән аятьләре уку планлаштырыла. Гает намазы кояш чыкканнан соң ярты сәгатьтән иртәнге 5.00тә укылачак.