Нурлатлыларга 3 атнага урманга барудан тыелырга туры киләчәк

2023 елның 19 апреле, чәршәмбе

Нурлат урманчылыгы территориясендә гражданнарның баруын чикләү, шулай ук транспорт чараларының керүенә чикләү кертелде.

Тулаем алганда, Татарстан урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата чикләүләр билгеләнгән.

“Моннан тыш, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан 21 көнгә чикләү урманнарда кайбер төр эшләрне башкаруга да кагыла", – дип хәбәр иттеләр Нурлат урманчылыгында.

Монда ук 17 апрельдән 10 майга кадәр республикада янгынга каршы махсус режим гамәлдә булуын искәрттеләр. Бу шулай ук коры үлән һәм чүп яндыруны, урман белән чиктәш зонада ачык ут, шул исәптән мангаллар куллануны тыю. 

 

Фото "Нурлат-информ" архивыннан

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International