Сугыш ветераннарына һәм Киекле авылында гомер итүче өлкәннәргә “Дуслык" газетасына язылу бүләк иттеләр

2023 елның 19 апреле, чәршәмбе

Яр Чаллыдагы Нурлат районы якташлыгы  Киекле авылы ветераннарына һәм өлкән яшьтәге авыл халкына район газетасына язылу бүләк итте.

Нурлат районы якташлыгы җитәкчесе (Чаллы шәһәре), «ЖилЭнергоСервис» ҖЧҖ генераль директоры Әхәт Насыйх улы Галәүтдинов «Район газетасын – туган телдә» акциясе кысаларында сугыш ветераннарына һәм Киекле авылының өлкән яшьтәге авыл халкына «Дуслык» газетасына язылу бүләк итте. 2023 елның икенче яртыеллыгында басманы 10 кеше алачак.

"Дуслык» - Һәрчак укырга теләгән газета, чөнки анда туган ягыбыз Нурлаттагы барлык вакыйгаларга профессиональ караш", - ди Әхәт Галәүтдинов. – Яңа номерлар-кадерле авылдашларым өчен кирәкле бүләк дип саныйм. Журналистлар аларга оператив яңалыклардан, Нурлатның киләчәге белән бәйле кызыклы һәм мөһим проектлардан хәбәрдар булырга ярдәм итәчәк. Бу газетаны һәркемгә тәкъдим итәм, чөнки “Дуслык” берләштерә, уңай энергия белән тулыландыра һәм киләчәккә ышаныч бүләк итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International