Татарстанлыларга урманнарга керүне вакытлыча чикләделәр

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

17 апрельдән 21 көнгә Татарстанда гражданнарга урманнарга керүне һәм транспорт чаралары белән баруны  чикләнде.

Урманга керү юлларында шлагбаумнар һәм тиешле чикләүләр кертү, аның гамәлдә булу чоры турында кисәтү аншлаглары урнаштырылган.

 

Татарстанда урманда янгын куркынычсызлыгын II типтагы 20 Урман янгын сүндерү станциясе һәм III типтагы 5 Урман янгын сүндерү станциясе тәэмин итә. Урманнарда янгын куркынычлы хәлне космик, авиация һәм җир өсте мониторингы алып барыла, моннан тыш, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы үткәрелә.

 

Чыганак: ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Матбугат хезмәте

 

Фото: ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы сайтыннан

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International