Соңгы үткән ике көндә коткаручылар 8 тапкыр коры үләнгә ут төртүдән чыккан янгынны сүндерергә барганнар.
Ял көннәрендә янгын сүндерү бүлеге коткаручылары башка көннәргә караганда ешрак сигнал буенча чыгалар. Бу аңлашыла да: күпләр шимбә һәм якшәмбе көннәрендә үз ишегалларында тәртип урнаштыралар, ә коры яфракларны, үләнне җыеп тормас өчен, аны яндыралар. Өстәвенә, моны уйламыйча эшлиләр: тимер савытта түгел, ә җирдә, коймалар, корылмалар янында.
– Узган ялларда янгын сүндерү хезмәте-8 тапкыр коры үләннән кабынган янгынны сүндерүгә чыкты: 5 очрагы – авылларда, калганнары шәһәр читендә – диде районара янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы Альмарис Талипов.
Янгыннарның гомуми мәйданы 960 квадрат метр тәшкил итә. Дүшәмбе төнендә 500 квадрат метрдан артык мәйданда тагын бер коры үлән кишәрлеге янды, чәршәмбе көнне 400 квадрат метрлы мәйданда 2 очрак, кичә 800 квадрат метрда янгын чыкты. Тик бәхеткә, беркем дә зыян күрмәде, йорт яны корылмалары, торак секторга зыян килмәде.
Ә бит мондый мөнәсәбәт нәрсәгә китерергә мөмкин икәне билгеле: якшәмбе көнне Актаныш районы авылында коры үлән яндыру аркасында кайгылы очрак булган-5 йорт янган. Бер ишегалды ягыннан, икенчесе ягыннан шәхси секторда сузылган төтен тирә-юньдәгеләрне шаяртып кына куркытмый. Коры үсемлекләрне янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәп, контроль астында яндыралар дип ышанасы килә.
Әмма ут кеше яшәми торган участокта чыкса, нишләргә? Мәсәлән, күп балалы гаиләләргә махсус программа буенча бирелгән һәм әлегә төзелеш эшләре алып барылмаган буш йортлар күп. Шул ук вакытта аларда хуҗалар вакытында чабып бетермәгән үлән үсә, ә хәзер, яз көне, ул зур куркыныч тудыра: янгын чыгар өчен кечкенә очкын да җитә ич. Ә бит хуҗалар аларны карау өчен җаваплы.