Нурлатта агачлар утырту көне үтте

2023 елның 15 апреле, шимбә

Нурлатта бүген район Башкарма комитеты, спорт мәктәпләре хезмәткәрләре агачлар утыртырга чыкты.

Нурлатта бүген Урман утырту көне актив уза. Спорт паркында иртәдән үк җанлану хөкем сөрә. Биредә Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының барлык бүлекләре хезмәткәрләре яфраклы һәм чыршы агачлары утырталар. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең  беренче урынбасары Радик Гыйниятуллин җитәкчелегендә спорт паркы территориясендә агачлар утыртылды, ә «Кондырча» ландшафт паркында, моннан тыш, өмә дә үткәрелде. Радик Габдулла улы билгеләп үткәнчә, әлеге чарага катнашучылар актив кушылды. Монда ук утыртылган үсентеләргә су сибү дә оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International