Моның өчен аларга телевизор гына кирәк булган.
Махсус җайланма электрон видеозурайткыч, начар күрүче кешеләргә документлар һәм сурәтләр белән эшләргә мөмкинлек бирә, күптән инде булган. Ул текстларны уңайлы күренә торган зурлыкка кадәр зурайта. Бездә телевизор юк иде, шуңа күрә моңа кадәр аны кулланмадык, чөнки хәрефләрне экранга чыгарырга кирәк, – дип уртаклашты сукырлар җәмгыяте җитәкчесе Мария Кузьмина. - Күптән түгел без үз яныбызга Нурлатта яшәүче Гүзәл Шәвәлиеваны кабул иттек, ул Шикәрчеләр микрорайоны мәчете каршындагы мохтаҗларга ризык тарату пунктында эшли. Ул безгә беоәр ярдәм кирәкме, дип сорады. Без, көчәйткеч җайланма булуга карамастан, газета һәм журналлар укый алмыйбыз, дип хәбәр иттек. Безнең сүзләрне ул имам-хатыйб Габделхәмит хәзрәт Рәхмәтуллинга җиткергән. Ике көн дә үтмәде, без телевизорлы да булдык.
Шикәрчеләр микрорайоны мәчете күптәннән җирле сукырлар җәмгыяте белән хезмәттәшлек итә. Ел саен, гошер-сәдака җыеп, исемлек буенча 20 начар күрүче нурлатлыларны яшелчә белән тәэмин итәләр, Рамазан аенда ифтарга чакыралар. Сукырлар җәмгыятенә телевизор кирәклеген белгәч, рәхәтләнеп ярдәм кулы сузганнар. Моннан тыш, мәхәллә кешеләре арасында хәйрия җыены оештырырып, суыткыч сатып алганнар.
- Һәр чәршәмбе – Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте көне. Без җыелабыз, аралашабыз, тәкъдимнәребезне кертәбез, өстәл уеннары осталыгын камилләштерәбез. Әлбәттә, чәй эчәбез. Биредә төрле бәйрәмнәрне дә еш билгеләп үтәбез. Моңа кадәр бездә ризыкны сакларга урын юк иде. Суыткычка бик шатландык, ул өр- яңа, – дип уртаклашты ВОС әгъзасы Ләлә Гөбәйдуллина.
Әмма күрү сәләте буенча инвалидларга һәрвакыт шатланырлык өчен сәбәпләре бар. Мәсәлән, шәхси эшмәкәр Альбина Шабаева стенага элмә такта ясаткан, ул хәзер офис урнашкан йортның фасадын бизәп тора.
Бүгенге көндә сукырлар җәмгыяте Нурлат, Аксубай һәм Чирмешән районнарында яшәүче 245 кешене берләштерә, шуларның 150се – нурлатлылар.