Нурлатта «Татар кызы-2023» район конкурсы узды

2023 елның 14 апреле, җомга

Җиңүче титулы һәм исеме өчен 11 катнашучы көрәште.

Быел конкурсны оештыручылар «Мәдәниятне үстерү үзәге» һәм Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге аны ике этапта уздырды. Беренчесе шәһәр кафеларының берсендә узды: конкурсантлар бәйрәм өстәлен сервировкалауда үз осталыкларын күрсәтергә тиеш иде. Мастер-классны аларга официант Светлана Тимошишина күрсәтте. Ләкин, моннан тыш, кызлар үзләренең иҗади идеяләрен дә тормышка ашырырга гаиләдәге традицияләргә нигезләнеп һәм ниндидер элементлар өстәргә тиеш иделәр. Конкурсның бу этабы катнашучыларда зур кыенлыклар тудырмады. Әйтик, Нурлаттан Лиана Җиһаншина әнисе белән интерьер чәчәк бәйләмнәрен бизәү белән мавыга, шуңа күрә аның өстәлен кәгазь салфеткалардан һәм чәчәкләр белән вазадан композицияләр бизәгән. Түбән Нурлаттан Сабрина Бикташова үзенең бәйрәм өстәлен «Язгы иртә» дип атаган һәм аны якты төстәге салфеткалар белән бизәгән. Биккол авылыннан Разилә Сөнгатуллина исә татар орнаментлары белән чигелгән алъяпкычта эшләде. Жюри әгъзалары әйтүенчә, кызлар бу эшне бик яхшы башкарган.

Конкурсның икенче этабы шәһәр Мәдәният сараенда узды. Биредә катнашучылар татар милли киемнәрендә дефиле күрсәтте, «Әйдәгез танышыйк!” дигән визит карточкасы белән чыгыш ясады. Сәнгатьнең төрле жанрларында үз осталыкларын күрсәтте, милли ризыклар  тәкъдим итте. Татар халык йолалары интеллектуаль конкурсында катнашты. Һәр конкурсант чыгыш ясауга оригиналь якын килгән. Әйтик, Нурлаттан Азалия Җәлалова визит карточкасында үзенең балачак хатирәләре белән инсценировка куйса, Бикүледән Чулпан Садыйкова үзе турында туганнары һәм танышлары сөйләгән видеопрезентация тәкъдим итте. Жюри әгъзалары шулай ук кызларның татар телен белү дәрәҗәләрен һәм туган телдә иркен сөйләшүләрен дә бәяләде.

 

Барлык критерийлар буенча «Татар кызы-2023» титулына Чулпан Садыйкова лаек булды. Калган конкурсантларны номинацияләр буенча билгеләп үттеләр. Аларга Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова һәм мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы рәисе Фәридә Сәгыйрова дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.

«Ел саен “Татар кызы" конкурсында катнашучыларның саны арта баруы куанычлы, – дип уртаклашты Әлфия Галәүтдинова, быел ул Нурлат районында дүртенче тапкыр үткәрелә, дип билгеләп үтте. - Безнең конкурсның төп бурычлары-татар халкының телен, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклау. Бу кызлар булачак әниләр, гаилә учагын саклаучылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International