Бүген Нурлатта Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсенең беренче этабы старт алды. Чара «Бердәм Россия белән минем карьерам» проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырыла һәм уза. Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсе ике көн дәвамында узачак.
"Биредә 26 эш бирүче катнаша, алардан 256 вакансия керде. Безгә килүчеләр алар белән сөйләшә, үз сорауларын бирә ала. Биредә мәшгульлек үзәге белгечләре яңадан укыту мөмкинлеге турында хәбәр итәләр, ягъни алар яңадан укырга һәм хезмәт базарында кирәкле һөнәр алырга мөмкин», – диде Нурлат шәһәре мәшгульлек үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Эльза Низаметдинова.
Бирегә аграр техникум студентлары чакырылган. Алар аеруча авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә кирәк. "Хәзерге вакытта безгә куркыныч йөк ташырга рөхсәте булган «С» категорияле шоферлар кирәк, без аларны өйрәтәчәкбез, һәм механизаторлар. Ярминкәдә безгә эшкә урнашырга теләүчеләр күп булыр дип ышанам», – диде «НурлатАгро» вәкиле Гөлнара Җамалетдинова.
Нурлатның мәшгульлек үзәгендә 82 эшсез исәптә тора. Алар өчен вакыт – вакыт вакансияләр ярминкәләре оештырыла, әмма Бөтенроссия күләмендә оештыру - бу беренче тәҗрибә. Икенчесе июнь аенда уздырылырга тиеш.