Район Башкарма комитеты вәкилләре, хокук яклау органнары, мәгариф, яшьләр һәм спорт бүлекләре хезмәткәрләре, шәһәрнең юл хезмәте, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре ТР Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты.
Республика районнарында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча эшне күзәтүче профильле министрлыкларның докладлары тыңланды.
Чыгыш ясаучылар юллардагы вәзгыятьне яхшырту буенча комплекслы чаралар турында сөйләде, юллардагы куркынычсызлык дәрәҗәсе республиканың һәр районында эшләүче барлык хезмәтләрнең җайга салынган эшенә бәйле, дип билгеләп үтелде.
Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәте темасына, БДД буенча инженерлык чаралары мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Агымдагы елның 15 июленә кадәр юлларны, буяу эшләрен башкару планында «зебра»ны норматив хәлгә китерергә күрсәтмә бирелде.