Кичә 73нче ПСЧ хезмәткәрләре кышкы киемнән җәйге кием формасына күчте.
Җәйге кием формасын кияргә әзерлек бүлек җитәкчелеге тарафыннан строй смотры барышында тикшерелә.
Сафтагы смотр барышында шәхес таныклыклары, шулай ук шәхси гигиена чаралары (борын яулыгы, чәч тарагы) һәм фурнитура (баш киемендәге энәләр һәм җепләр) булу-булмавын тикшерү оештырыла. Тышкы кыяфәтенә аерым игътибар бирелә чисталык, кискән чәч, устав буенча аяк киеме торышы
Сафтагы тикшерү нәтиҗәләрен ясаганда, ачыкланган кимчелекләрне бетерүгә күрсәтмә бирелде, дип сөйләде 73 нче ПСЧ инспекторы Михаил Смирнов.