Фестиваль-конкурс «Грани» мәдәни - ял үзәгендә оештырылды.
Ул Россия Федерациясе территориясендә яшәүче халыкларның мәдәниятләренең күп жанрлы бәйрәме буларак уздырыла.
Чыгышлар алдыннан катнашучыларны һәм тамашачыларны мәдәният үсеше үзәге башлыгы Ольга Медникова сәламләде.
"Без әлеге конкурсны уйлап таптык, аны Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның традицион мәдәни мирасын үстерү, популярлаштыру, саклау өчен тормышка ашырдык. Бу фестиваль-конкурс безнең район кысаларыннан чыгып, киләсе елда тагын да күбрәк катнашучылар булыр дип өметләнәбез», – диде ул.
Конкурста катнашу өчен 21 коллектив килгән. Алар арасында «Росинка», «Шульгеме», «Рябинушка», «Палан», «Сеспель» һәм районның авыл мәдәният йортлары янында эшләүче башка ансамбльләр, шулай ук атаклы «Родник», «Сердәш», «Ветеран» хоры, "Әкият", «Чишмәкәй», «Буратино», «Камыр Батыр», «Шатлык» белем бирү учреждениеләре – балалар бакчалары да бар иде һәм башкалар.
Конкурс ике номинация буенча узды: Халык вокалы (шул исәптән фольклор һәм этнография) һәм халык йоласы фрагменты.