30 апрельгә кадәр «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы буенча гариза бирү кампаниясе һәм яңадан теркәү бара.
Әлеге программада түбәндәге критерийлар буенча туры килгән яшь гаиләләр катнаша ала:
- торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык (ул теркәлгән яки ия булган 1 гаилә әгъзасына 18 квадрат метрдан азрак торак мәйданы);
- түләү сәләте (банкта алдан расланган ипотека кредиты яки үз тупланмалары турында белешмә);
ир белән хатынның яки ата-ананың яше 36 яшьтән артаса.
36 яшькә җитмәгән яшь гаилә, быел апрель аенда «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасына кереп, фатир сатып алу, үз йортын төзү өчен торак бәясеннән 30-35% кайтарылмас дәүләт субсидиясе ала ала.
Шулай ук банк белән килешү төзелгәнче торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәпкә кую шарты белән ипотека кредитын түләү мөмкин.
- Яшь гаиләләргә субсидияләр программасына 2023 елның 30 апреленнән соң да керергә мөмкин, әмма бу очракта яшь гаилә субсидиягә 2025 елдан гына дәгъва итә алачак. Шуңа күрә Башкарма комитетка баруны кичектереп тормауның мәгънәсе бар.
- Консультация, кирәкле документлар әзерләү һәм программага керү өчен Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетына, Нурлат шәһәре, Совет урамы, 117 йорт, 20нче каб. адресы буенча урнашкан торак сәясәте бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (84345) 3-19-19