Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеге Россия Федерациясе гражданнарын хезмәткә чакыра

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

Сәламәтлеге һәм эшлекле сыйфатлары буенча Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә  хәрби хезмәттә булып кайткан урта (тулы) гомуми, урта һөнәри, югары белемле Эчке эшләр органнарында хезмәт итәргә яраклы 18 яшьтән 40 яшькә кадәр:

1. полициянең патруле-пост хезмәте хезмәткәре;

2. полиция хезмәткәре (шофер);

3. полициянең участок вәкаләтлесе;

4. оператив вәкаләтле;

5. тикшерүче;

6. тикшерүче-сорау алучы;

7. юл-транспорты хезмәте инспекторы;

8. миграция мәсьәләләре буенча инспектор.

Гамәлдәге законнар нигезендә рәсмиләштерү, хезмәтне үтәү, ташламалар һәм социаль гарантияләр каралган:

- тотрыклы һәм вакытында хезмәт хакын түләү, хезмәт хакын арттыру, хезмәт стажына карап, премияләр бирү;

 ял көннәрен һәм ял урынына бару вакытын исәпкә алмыйча, ел саен 30 тәүлектән түләүле отпуск. Хезмәт елларына карап ял вакытын арттыру;

 20 ел хезмәт иткәннән соң пенсиягә чыгу мөмкинлеге, стажга РФ Кораллы Көчләрендә хезмәт итү, урта, югары уку йортларында көндезге уку формасы керә;

 вакытлыча тоту изоляторында һәм ДПС төркемендә 1 елга 1,5 ел ташламалы хезмәт стажы;

 Эчке эшләр министрлыгы системасының уку йортларында бушлай профильле урта һәм югары белем алу мөмкинлеге һәм карьера үсеше перспективасы;

 формалы кием белән тәэмин итү;

- бушлай медицина ярдәме;

- Нурлат районы балалар бакчаларына йөрүче балалары булган хезмәткәрләргә ата-аналар түләүенең бер өлешен өстәмә өлешчә компенсацияләү;

- торак арендасы өчен акчаның өлешчә компенсациясе;

- “Туплар” спорт комплексына бушлай йөрү.

Эшкә урнашу мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәргә: Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре Нурлат урамы, 7 йорт, Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлегенең кадрлар бүлеге, белешмәләр өчен телефон 8 (843-45) 2-46-40

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International