Нурлатлыларны шәһәр урамнарында автомобиль транспорты хәрәкәтен туктату турында кисәтәләр

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

Нурлатта электр линиясен реконструкцияләү буенча эшләр башкарылу сәбәпле, 11 апрельдән 25 апрельгә кадәр урамнарда автомобиль транспорты хәрәкәте ябылачак.

Шәһәрдә түбәндәге адреслар буенча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк:

– 11 апрель-14 апрель 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр (көн саен) Дуслык урамы буенча 30 нчы йорттан (кибет Мастерстан) 56 нчы йортка кадәр;

– 17 апрель-18 апрель 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр (көн саен) Дуслык урамы буенча 10 нчы йорттан («Светлячок» балалар бакчасы) 30 нчы йортка кадәр («Мастерстан»кибете);

 19 Апрель 24 апрель 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр (көн саен) Тынычлык урамында 32 нче йорттан 60 нчы йортка кадәр;

 24 апрель 25 апрель 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр (көн саен) Тынычлык урамында 14 нче йорттан 30 нчы йортка кадәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International