Нурлат автоинспекторлары район халкына «Дәүләт хезмәтләре»порталыннан файдаланырга киңәш итә

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

ЮХИДИ Нурлат бүлегенең теркәү-имтихан бүлеге дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтү мөмкинлеге турында хәбәр итә.

"Моның өчен РФ Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталыннан файдаланырга кирәк. Аның ярдәмендә сезнең өчен уңайлы вакытка язылырга мөмкин. Безнең теркәү-имтихан бүлегендә имтиханнар үткәрү, беренче тапкыр йөртү таныклыгы алу һәм аны алыштыру, транспорт чараларын теркәү буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтелә. Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталын куллану автомобиль хуҗаларына көтү вакытын шактый кыскартырга мөмкинлек бирә», – дип комментарий бирә Дәүләт автоинспекциясенең Нурлат бүлеге РЭО начальнигы Фәнис Мөхтәров.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International