Нурлат районы территориясендә ОРВИ белән авыручылар саны узган атнада 1,8 тапкыр кимегән.
Авыруларның 16,7 проценты хастаханәгә җибәрелгән. Узган атнада грипп белән авыруның 1 очрагы теркәлгән. 2022-2023 елгы эпидсезонда барлыгы 384 ОРВИ очрагы теркәлгән, балалар арасында 86 очрак. Эпидсезон башланганнан бирле 8 грипп очрагы теркәлгән, шуларның 100% А гриппына туры килә H1N1/2009. Бүгенге көндә барлык белем бирү оешмалары штат режимында эшли.