«Чык тамчысы» коллективы бердәм булып өмәгә чыкты

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

Бу мәктәпкәчә учреждение хезмәткәрләре - экологик чараларда актив катнашучылар.

«Безнең “Чык тамчысы" балалар бакчасы Татарстан чисталык экомарафонында актив катнаша. Ике айлыкның төп максаты-территорияне санитар чистарту. Анда шәһәребезнең экологик торышы битараф булмаган һәркем катнаша ала. Шушы көннәрдә безнең дус коллектив инде икенче өмәгә чыкты. Спорт мәйданчыгын чистарттылар, чүп-чарны җыештырдылар.  Бергәләп без территориядә тәртип урнаштырдык, ул үзгәрде һәм яңарды. Ачык һавада эшләү һәркемгә уңай эмоцияләр бирде", - дип язалар алар  үзләренең социаль сәхифәләрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International