Ярминкәнең төп максаты-икътисад өчен өстенлекле предприятиеләрнең кадрлар ихтыяҗын тәэмин итү генә түгел, ә карьера траекторияләрен төзү һәм перспективалы һөнәрләр турында мәгълүмат бирү.
Ярминкәне ике этапта уздыру планлаштырыла. Төбәк этабы 14-15 апрельдә узачак.
14 апрельдә 09:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр
Шәһәр Мәдәният сарае
Мәктәп урамы, 3 нче йорт
15 апрельдә 09:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр
Нурлат шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге
Хәмәдиев урамы, 19 йорт
«Россиядә эш. Мөмкинлекләр вакыты» бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсен калдырмагыз. Бу актуаль эш урыннары турында белү, мастер-класслар узу, эш бирүчеләрнең элемтәләрен табу һәм, ниһаять, үз потенциалыңны практикада тормышка ашыру өчен бик яхшы мөмкинлек.
Телефон: +7 (843)452-46-30