Чара «Татарстанның мәдәни башкаласы» республика проекты кысаларында узды.
Нурлат республиканың барлык районнары арасында игълан ителгән «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында кызыклы программа тәкъдим иткән икенче район булды. Конкурс 31 мартта старт алды һәм 24 ноябрьгә кадәр Казан шәһәренең 13 төрле мәйданчыгында дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә катнашучылар һәм тамашачылар муниципаль берәмлекләрнең уникаль мәдәни коды белән тарихи-мәдәни күргәзмәләр, туристик маршрутлар презентацияләре, милли аш-су, халык сәнгать һөнәрләре, иҗат коллективлары чыгышлары аша танышачаклар. Конкурс җиңүчесе үз территориясендә 3 миллион сумлык проектны гамәлгә ашыра алачак.
Нурлатлылар «Чулпан» мәдәни үзәгендә 200дән артык артист, оста һәм мәдәният хезмәткәрләре, «Сәләт» балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм педагоглары катнашында үзләренең мәдәни программасын күрсәтте. Чарага Старт интерактив мәйданчык эше белән бирелде. Биредә нурлатлылар башкала халкына Нурлат районы территориясендә яшәүче халыкларның матурлыгы һәм мәдәни мирасы турында сөйләделәр. Кунаклар чуваш милли баш киемнәре, милли курчаклар, балчыктан уенчыклар ясау, тал чыбыгыннан үрү, агачтан уеп ясау, төрле рәсем стильләре, йоннан курчаклар бәйләү һ.б. буенча мастер-классларда катнаша алдылар. Биредә Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихының төбәк музее «Һәр шәһестә төбәк тарихы – районның йөзләрендәге тарихы» дигән фотокүргәзмә тәкъдим итте, җирлекара үзәк китапханә балалар өчен мәдәни-ял итү мәйданчыгы оештырды, кунакларны татарларның, русларның һәм чуашларның милли ашларын татып карарга чакырдылар.
Чара бәйрәм концерты белән дәвам итте, анда халык уен кораллары оркестры, вокал, хореография коллективлары, шулай ук Нурлат районының үзешчән артистлары һәм яшь талантлары башкаруында әсәрләр яңгырады. Концерт башланыр алдыннан җыелганнарга Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова һәм Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин мөрәҗәгать итте.
"Бүген Нурлат районы «Татарстанның мәдәни башкаласы» проекты кысаларында мәдәниятләрнең күптөрлелеген тәкъдим итте. Иң кечкенә торак пунктларда татулык, тынычлык һәм яхшы күршелектә берничә милләт вәкилләре яшәве гаҗәпләндерә. Алар үзләрен саклап кына калмыйлар, ә милли мәдәниятне үзара баеталар, бу дөньяны яхшырак итә. Чөнки бездә булган иң кыйммәтлесе – безнең кешеләр. Бу чарада катнашкан һәркемгә зур рәхмәт. Мәдәният хезмәткәрләренә, көндәлек хезмәтегез белән гореф-гадәтләрегезне тапшырганыгыз һәм саклаганыгыз өчен рәхмәт. Сез моны уңайлы, кызыклы, иң мөһиме, яшь буын өчен белемле итәсез. Шул ук вакытта безнең өлкән буын турында да онытмыйсыз», – дип билгеләп үтте Юлия Илдар кызы.
Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин да үз чыгышында күпмилләтле Нурлат районының уникальлеген билгеләп үтте.
"Нурлат республиканың иң көньягында урнашкан, безнең территориядә өч милләт кешеләре – татарлар, руслар, чуашлар тату яши. Районда уздырылган һәр чара өч телдә уза. Бу традициягә салынган. Без бу традицияне дәвам итәбез һәм киләчәктә дә дәвам итәрбез дип өметләнәм», – диде Алмаз Сәлимович.
Концерт күңелле һәм бай булды. Ул «Мин яратам сине, Татарстан!" җыры белән тәмамланды, ә тамашачылар Нурлат артистларына кушылып җырлады. Мәдәни программаны жюри әгъзалары да лаеклы бәяләде.