Чарада 470тән артык спортчы катнашты.
7 апрельдән 8 апрельгә кадәр Чистайда «Кама аръягы лидеры» йөзү буенча республика ярышлары узды.
Чара нәтиҗәләре буенча:
Тимур Мостафин 2007-2008 елгы егетләр арасында аркада йөзү буенча 3 нче урынны алды.
Семенова Арина 2009-2010 елгы кызлар арасында аркада 3 нче урынны алды - 200м.
Элина Ибраһимова 2007-2008 елгы кызлар арасында 100м баттерфляй буенча 3 нче урынны алды.
Спортчыларны һәм аларның тренерларын котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.