Нурлатлыларны талпаннарның сезонлы активлыгы башлануы турында кисәтәләр

2023 елның 9 апреле, якшәмбе

Урманга бару сезоны әле башланмаган дип әйтергә була, ә районда талпан кадалуның 2 очрагы теркәлгән инде.

Алдагы ике ел статистикасына караганда, зарар күрүчеләр саны арта: 2021 елда-91, 2022 елда – 150.

- Гражданнардан алынган талпаннарны тикшергәндә боррелиозга 14 уңай нәтиҗә ачыкланган, - диде Роспотребнадзорның I разрядлы белгече Мария Сулиманкина. - Безнең районда, нигездә, кешеләрнең талпан тешләве урман массивларында билгеләнә, бер очрак үзәк паркта теркәлгән.

Районда һава торышы җайлангач, табигать кочагына чыгучылар күп, тиздән беренче гөмбәләр дә күренәчәк. Роспотребнадзор белгече урманга барганда куркынычсызлык чараларын истә тотарга киңәш итә:

- Ачык киемгә өстенлек бирсәгез яхшырак булыр, озын җиңле һәм капюшонлы кием өстендә талпаннарны күрү җиңелрәк. Киемнәрне чалбарга, чалбарның аскы өлешен оекка кыстырырга кирәк. Әгәр дә капюшон булмаса, баш киемен киегез. Талпаннардан химик саклану чараларын үзегез белән алып барыгыз.

Әгәр дә талпан белән очрашудан кача алмасак, алынган талпанны максималь зыян күрмәгән хәлдә сакларга һәм лабораториягә алып китәр өчен тыгыз ябыла торган савытка урнаштырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International