Нурлатта «Сөләйманов Ә. И.» КФХсында шушы көннәрдә чәчүгә чыктылар

2023 елның 9 апреле, якшәмбе

Бер үк вакытта кырларга ашлама кертү эшен дә алып баралар.

Һава торышын алдан фаразлап булмый. Игенчеләр язның иртә килүен алдан ук әйтсәләр дә, март ахырында ук кырга чыгарга туры килер дип уйламаганнардыр шул. Башка елларда бу вакытта шулай ук сабаннар, культиваторлар кар астында иде әле. Хәзерге вакытта язгы яңгырлар астында кар сиздермичә эреп бетте, һәм кырлар күптән ачылды инде... Ә язгы кыр эшләрен, билгеле булганча, туфракта дым булганда башкару яхшырак.

Шуны исәпкә алып, бу көннәрдә «Сөләйманов Ә.И.» хуҗалыгында да эшлиләр. Эшләр традицион рәвештә күпьеллык һәм көзге культуралар кырларына ашламалар кертүдән башланды. Үзләренең "Амазонка"ларында күпьеллыкларны тукландыру эшләре тәмамланган инде, ә алар монда 1162 гектарда.

- Хуҗалыкларда техника тулысынча әзер, ул механизаторлар белән комплектланган. Ашлама да җитә. Быел да чәчүлек мәйданнарның күп өлешен, якынча 40 мең гектарны иген культуралары биләячәк, техник культуралардан көнбагыш, рапс, горчица үстереләчәк, – диде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Шәрәфетдинов.

Барлык хуҗалыкларда да оешкан рәвештә күпьеллык һәм көзге культураларны тукландыруга керештеләр. Күпчелек бер үк вакытта тырмалау буенча актив эш алып бара. Шул арада чәчүгә дә чыктылар. Сезон уңышлы булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International