Нурлатлыларны янгын куркынычы чоры турында кисәтәләр

2023 елның 9 апреле, якшәмбе

1 апрельдән урманнарда янгын куркынычы чоры башланды.

- Урман фондында учаклар ягу, ачык ут куллану тыела,-дип ассызыклады Нурлат урманчылыгы җитәкчесе-урманчысы Рөстәм Галиев.

Бу көннәрдә район урманчылары сезонлы мәшәкатьләр белән мәшгуль: участок урманчылыкларында минеральләштерелгән полосалар ясау, утырту материалын казу һәм утырту, урманны корткычлар булу-булмавына тикшерү бара. Тиздән урманнарны ефәк күбәләгенә каршы эшкәртү көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International