Халыкара конкурста катнашу нурлатлыларга уңыш китерде

2023 елның 8 апреле, шимбә

Нурлатлылар быел да «Гаиләнең даны сәхифәләре» халыкара интернет-конкурсында Ватанга тугры хезмәт итү үрнәген күрсәткән якташлары турындагы иҗади эшләре белән катнашып, призлы урыннар алды.

Литталар гаиләсе әгъзалары берьюлы өч номинациядә уңыш казанды: Маргарита Валерьяновна – I, уллары Игорь, Лениногорск нефть техникумының 3 курс студенты һәм Вячеслав, 3 нче мәктәпнең 6Б сыйныф укучысы, II урынга лаек булдылар.

Вячеслав Литтаның фәнни җитәкчеләре-3 нче мәктәп педагоглары Ирина Романова һәм Ольга Душенькина «Укытучы-остаз»дипломнарына лаек.

«Нурлат-информ» иҗат хезмәткәрләренең Бөек Ватан сугышы елларында дошманга каршы фронтта һәм тылда батырларча көрәшкән якташлары турындагы эшләре дә югары бәяләнгән: II һәм III урыннарны Гүзәл Садыйкова һәм Лилия Мөбарәкшина алды.

Быел конкурс Сталинград сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлап үткәрелде. Бүләкләү тантанасы май аенда Мәскәүдә илкүләм медиафорум кысаларында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International