Нурлат укучылары «Балалар илне сурәтли» республика рәсем конкурсында катнашты

2023 елның 8 апреле, шимбә

Шәһәрнең 1 нче мәктәбенең 4В сыйныф укучылары «Балалар илне рәсемгә төшерәләр» республика рәсем конкурсында катнашты.

Конкурсны оештыручылар: "Татарстан" ДТРК ВГТРК ФДУП филиалы («Россия-1», «Россия-24» телеканаллары), «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге; Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы; Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе; «Юл хәрәкәте иминлеге»ДБУ.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

Россия Федерациясендә педагог һәм остаз елы; 

Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы;

“Без куркынычсыз юллар өчен";

"Мин-патриот".

Республика күләмендә жюри конкурска 8 июньгә кадәр йомгак ясый. Конкурс җиңүчеләрен бүләкләү 12 июньдә Россия көнен бәйрәм итүгә багышланган тантана барышында узачак. Конкурс нәтиҗәләре буенча һәр номинациядә 1,2 һәм 3 урын бирелә. Жюри өстәмә призлы урыннарны билгеләргә хокуклы. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International