Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин «Район газетасын – туган телдә» акциясе кысаларында өч тыл хезмәтчәненә әбүнә бүләк итте.
Тугры укучылары гомер-гомергә 92 елга якын бай тарихка ия «Дуслык» газетасының чын горурлыгы булды. Алар арасында газетаны әле «Октябрь колхозчысы» булып чыккан көннәреннән үк укып килүчеләр да бар.
Шул көннәрдә район башлыгы Алмаз Әхмәтшин янында кунак булып киткән тыл хезмәтчәннәре - быел 95 яшьлекләрен билгеләп үткән Минҗиһан Садыйкова, Елизавета Сенькина һәм тиздән 90 яшен тутырачак Серафима Абрамова да шундыйлардан. Көр күңелле тыл хезмәтчәннәренең Алмаз Әхмәтшин белән очрашуының сәбәбе дә яраткан газеталары белән бәйле иде.
Район башлыгы, инде берничә ел дәвамында яшәп килүче матур традицияне дәвам итеп, аларга туган телләрендә «Дружба», «Дуслык» һәм «Туслах» газеталарына язылу һәм азык-төлек пакетлары бүләк итте.
Һәр өчесе җилкәсенә тормыш сынаулары шактый төшкән-авырлыклар да, шатлыклар да булган. Әмма сынмаганнар, сыгылмаганнар, киресенчә, тормыш оптимизмын саклап кала алганнар. Һәм, үзләре әйтүенчә, район газетасы шул еллар дәвамында аларның тугры юлдашлары булган. Шуңа бүген дә аннан аерылырга җыенмыйлар әле алар.
- «Дуслык»ны аның бай эчтәлеге өчен яратам. Анда бөтен нәрсә дә бар, район яңалыкларын белеп торабыз. Ә кайбер мәкаләләрне укыгач, улымның гаиләсенә аларның эчтәлеген сөйлим әле. Безгә бик якын газета ул, – ди Нурлатта 40 елдан артыграк укытучы булып эшләп, ничәмә-ничә балага лаеклы белем һәм тәрбия биргән педагогик хезмәт ветераны Серафима Васильевна.
Абрыскино авылында яшәүче Елизавета Павловна һәм Киекледән Минҗиһан Мөхәммәтгата кызының район башлыгы белән быел инде икенче тапкыр очрашулары. Алмаз Сәлимович икесен дә 95 яшьлекләре белән өйләренә барып котлаган иде. Икесе дә район газетасын үз туган телләрендә укып булуына шатланалар. Ни гаҗәп - күзлек тә кирәкми әле үзләренә. Район газетасыннан тыш, башка кайбер вакытлы матбугат басмаларын да кызыксынып укыйлар, актив тормыш рәвеше алып баралар.
Елизавета Павловна бу юлы да кыстатып тормады- яраткан җырларын җырлап, җиңел генә биеп тә күрсәтте. Ә район башлыгы аны “Уяв”ка чакырды.
Алмаз Әхмәтшин елга ике тапкыр язылу кампаниясенең беренче көннәрендә данлы тормыш юлын үткән нурлатлыларны шундый бүләк – газетага әбүнә бүләк итеп сөендерә. Бөек Җиңүнең 78 еллыгы якынлашып килгән көннәрдә, тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт күрсәтүе аерата зур мәгънә алды.
- Сез үсеп килүче буын өчен чын үрнәк булып торасыз. Сезнең белән аралашу безгә көч, оптимизм бирә, - диде район башлыгы рәхмәт сүзләре белән.
- Эш көнегез тыгыз булуга карамастан, безнең белән очрашырга вакыт табуыгыз һәм картлык көнебездә шатлык бүләк итүегез өчен рәхмәт, - диде барысы исеменнән Серафима Васильевна.
Алмаз Әхмәтшинның җиңел кулы белән башланып киткән «Район газетасын – туган телдә» акциясен башка җитәкчеләр дә дәвам итәр дип уйлыйбыз. Өлкән буын кешеләре өчен район газетасы, чыннан да, кирәкле бүләк бит.