Нурлатлылар билбау көрәше буенча республика ярышларында гомумкоманда буенча беренче урынны алды

2023 елның 7 апреле, җомга

Нурлат шәһәренең «Тулпар» спорт сараенда өч көн дәвамында Социалистик Хезмәт Герое Габбас Гыйматдинов истәлегенә багышланган турнир узды.

Республиканың 12 районыннан 160тан артык яшь спортчы Нурлатта легендар җитәкче Габбас Кыям улы Гыйматдинов истәлегенә уздырылган республика ярышларында катнашты. 2009-2011 елларда туган егетләр һәм кызлар, үз осталыкларын һәм югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтеп, турнирның җиңүчеләре һәм призерлары булдылар.

Ярышлар бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Медальләр һәм грамоталарны, шулай ук яшь көрәшчеләргә акчалата бүләкләрне район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Румия Фәтхетдинова, ярышлар судьялары, районның тәҗрибәле көрәшчеләре, шулай ук тренерлар тапшырды.

Монда ук яхшы техника күрсәткән яшь көрәшчеләрне, ярыш судьяларын билгеләп үттеләр. Нурлат шәһәрендә яшәүче Роман Чахмахчев Нурлат командасының ике әгъзасына – Илдан БИКТАШЕВКА һәм Фирүзә Гарифуллинага шәхси бүләкләрен тапшырды.

Ярышлар ахырында гомумкоманда нәтиҗәләре ясалды. Нәтиҗәдә беренче урынны Нурлат районы командасы алды, икенче урында – Әлки, өченче урында-Кукмара районнарының яшь көрәшчеләре. Алар ярышлар кубогына лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International