Шушы көннәрдә районның агросәнәгать комплексы оешмаларының язгы кыр эшләренә әзерлеген республика комиссиясе әгъзалары бәяләде.
Нурлатның сигез хуҗалыгында ел саен авыл хуҗалыгы техникасы әзерлеге конкурсы уза. Республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре Хезмәтне саклау, медицина аптечкалары, янгын сүндергечләр булу, барлык агрегатларның һәм тракторларның кырга чыгуга әзерлек мәсьәләләре белән кызыксындылар, шулай ук чәчүдә катнашучылар белән аралаштылар.
Комиссия җитәкчесе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов сүзләренчә, Нурлат районы хуҗалыкларының әзерлеге югары.
Министр урынбасары шулай ук районның игенчелек культурасы буенча потенциалын билгеләп үтте һәм чәчү вакытында һәм технологияләрне үтәп үтәр дип өмет белдерде.
Район буенча язгы кыр эшләрендә 80 берәмлектән артык чәчү агрегаты катнаша