«Татарстанның Нурлат районы мәчетләре» дигән яңа китап дөнья күрде

2023 елның 7 апреле, җомга

Бу - 41 дин йортының һәм  Әхмәдзаки хәзрәт Сафиуллин исемендәге Тәгълим үзәге оешу тарихын дәлилләүче беренче җыентык.

Аның авторы Түбән Нурлат мәчетләренең берсе имам-хатыйбы Хафизулла хәзрәт Гыйрфанов. Туган җир елъязмасында чагылдырылган истәлекле вакыйгаларны өйрәнеп, 3 ел элек басылган беренче китабыннан соң да эзләнүләрен туктатмаган безнең якташыбыз.

Бу юлы автор мәчетләрнең үткәннән бүгенге көнгә кадәрге тарихына, аларда хезмәт иткән дин әһелләренең язмышына игътибарны юнәлдерә. Нәтиҗәдә, 184 битлек китап-белешмәлек татар халкының рухи һәм дини кыйммәтләрен җимергән сәяси вакыйгаларның ачык картинасын тапшыра.

- Мәчетләр тарихын тирәнтен өйрәнү кирәклеге күптән бар иде, - дип җентекләбрәк яңа китап язу сәбәпләренә тукталды Хафизулла хәзрәт. Аны язуга ул 2022 елның 12 мартында керешкән.  Мәгълүмат чыганакларының күпчелеге төрле сәбәпләр аркасында сакланмаган яки юк ителгән. Мәгълүматны Самара өлкәсе, республика архивларында бөртекләп җыярга туры килгән. Бу эштә район башкарма комитетының архив бүлеге хезмәткәрләре зур ярдәм күрсәттеләр, аларга рәхмәтен белдерә автор.

Кайбер авыллар тарихына багышланган китапларны да кулланган, анда өлкән яшьтәге кешеләр һәм имам-хатыйблар белән очрашкана һәм сөйләшкән, аларның истәлекләрен язып алган, мәчеттә сакланган рәсми документлар белән танышкан. Мәсәлән, Бөек Ватан сугышы ветераны Чулпаннан Каим ага Сәмигуллин зур ярдәм күрсәткән. Аның хәтере яхшы, өстәвенә ул авыл тарихына тәэсир иткән вакыйгалар турында мәгълүмат җыя, алар белән дә уртаклашкан.

Теманы өйрәнгәндә үзе өчен күп яңалыклар ачкан Хафизулла хәзрәт. 30нчы еллар вакыйгалары фонында дингә тугры якташларыбыз авыр сынауларга дучар булганнар, мәчетләрнең күбесе ябылган. Дини ачлык дистә еллар дәвам итсә дә, соңгы елларда татар халкы, имамнар мәчетләрне торгызу өчен зур көч куйганнар. Минем хезмәтем киләчәк буыннар өчен мирас булсын”- ди Хафизулла хәзрәт.

Китап «Халкыбыз мирасы» нәшриятында 500 данә тираж белән бастырыла. Тематик фотосурәтләр, документаль мәгълүмат белән ул ныклы эчтәлеккә, нәфис тышлыкка һәм бизәлешкә ия. Автор аны әдәби-публицистик жанрда гади телдә яза.

- Әлбәттә, финанс ярдәме булмаса, китап укучыларга барып җитә алмас иде. Минем идеяне тормышка ашыруга эшмәкәрләр һәм 31 мәчетнең имамнары, район авыллары халкы, сыйныфташлар, туганнар зур өлеш кертте, Рәмис Минсәлих улы Таҗиевка аерым рәхмәтемне белдерәм. Ул чыннан да чын халык хезмәте булды, – дип билгеләп үтте Хафизулла хәзрәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International