Нурлатта билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге старт алды

2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Чара Социалистик Хезмәт Герое Габбас Гыйматдинов истәлегенә уза.

Бүген "Тулпар" спорт сараенда ярышларның ачылыш тантанасы узды. Аларда республиканың 12 районыннан 160ка якын спортчы катнаша.

Ярышларда катнашучыларга Нурлат районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин, ТР билбау көрәше федерациясенең башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев, билбау көрәше буенча ТР Беренчелегенең баш судьясы Расих Сәмигуллин һәм чара кунагы Габделхәмит хәзрәт Рәхмәтуллин мөрәҗәгать итте.

Алмаз Әхмәтшин үзенең сәламләү сүзендә ярышларда катнашучыларга яңа казанышлар һәм спортта алга таба да уңышлар теләде.

"Билбау көрәше Татарстан Республикасында актив үсеш ала. Без Россия Федерациясендә югары позицияләрне билибез, һәм безнең спортчылар ел саен һәр дөнья чемпионатында беренче урыннарны яулый, чемпион һәм призер булалар. Монда нурлатлылар да зур өлеш кертә. Нурлатның күп кенә спортчылары дөнья чемпионатларында һәм беренчелекләрдә призер булды", - диде Хәбир Хәбибуллин.

Ярышлар ике көн дәвам итәчәк. Иртәгә финал очрашулары була

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International